Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы аңлатма бирә

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы аңлатма бирә

Террорчылык акты турында ялган хәбәр җиткерү (РФ Җинаять кодексының 207 ст.).

 

Террорчылык акты турында ялган хәбәр җиткерү өчен җинаять җаваплылыгы РФ Җинаять кодексының 207 нче маддәсендә каралган һәм җинаять кылган вакытка 14 яшькә җиткән затлар җаваплылыкка тартыла.

Җинаять эзәрлекләвенә нигез булып, кешеләр үлеменә китерергә мөмкин булган  әзерләнә торган шартлау, ут төртү яки хулиганлык ниятеннән кылынган шактый мөлкәти зыян салучы, иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләргә илтүче башка гамәлләр турында ялган мәгълүмат җиткерү тора.

Югарыда күрсәтелгән хәбәр өчен гаепле кешегә ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф яки бер елдан алып ике елга кадәр чорга хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки өч елга кадәр иреген чикләү, яки ике елдан алып өч елга кадәр мәҗбүри эшләр янаячак.

РФ Җинаять кодексының 207 маддәсе 2 өлеше белән социаль инфраструктура объектларына карата кылынган ялган хәбәр (хастаханәләр, мәктәпләр, ял һәм ял итүгә бәйле оешмалар) яки зур зыян китергән җинаятьчел гамәлләр (1 миллион сумнан артык) өчен җаваплылык каралган. Күрсәтелгән җинаятьне кылган өчен биш йөз меңнән алып җиде йөз мең сумга кадәр штраф яисә бер елдан алып ике елга кадәр чорга хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яисә өч елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген "телефон терроризмы" юлы белән дестабильләштерү РФ Җинаять кодексының 207 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять җаваплылыгына китерә, моның өчен җиде меңнән алып бер миллион сумга кадәр, яки бер елдан алып өч елга кадәр чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки алты елдан сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Шуны искәртергә кирәк, мондый гамәлләр хулиганлык ниятеннән башкарылса да, килеп чыга  торган вәзгыять, шул исәптән паника, саксызлык, кеше үлеме  яки башка авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мондый очракларда РФ Җинаять кодексының 207 маддәсенең 4 өлеше буенча гаепле кешегә бер миллион биш йөз меңнән ике миллион сумга кадәр штраф яки яисә ике елдан алып өч елга кадәр хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яки сигез елдан алып ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International