Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Зур проектлар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Җиңел булмаган хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт!
Эшегездә яңа уңышлар, яңа казанышлар! .
Районыбыз тагын да үссен, матурлансын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч-имин көннәр телим.