Кайвакыт, үз җир кишәрлегендә билгесез конструкцияләр табып, гражданнар аларны казып чыгарырга яки сүтәргә тырышалар. Татарстан Росреестры мондый конструкцияләр артында дәүләт геодезия челтәренең законнар белән саклана торган пунктлары яшеренергә мөмкинлеген искәртә. Конкрет мисалда аны ничек танып белергә һәм пунктны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеген тикшерәбез.
"Миңа мирас буенча озак вакыт эшкәртелмәгән җир кишәрлеге эләкте. Түтәлләр казый башлагач, җирдә набалдашниклы металл торба тапканнар. Анда ниндидер саннар һәм аббревиатура күрсәтелгән. Охшаш предметларны Интернетта эзләделәр, һәм моның геодезия пункты була алуын аңладылар. Нишләргә безгә аның белән? Һәм аны участоктан алып буламы?"
Мәсьәләне Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең геодезия һәм картография дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илсур Кәримов аңлата:
- Мөгаен, әлеге корылма чыннан да дәүләт геодезия челтәренең (ГГС) пункты булып торадыр. Әгәр сезнең җирдә кайчандыр геодезия пункты урнаштырылган булса, анда төгәл саклау зонасы урнаштырылган. Мондый очракта участоктан мондый пунктларны мөстәкыйль рәвештә алып ташларга ярамый. Сезнең табыш ГГС пункты булу-булмавын тикшерү өчен, җир кишәрлегенә Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтәгә заказ бирергә мөмкин. Шулай ук үз участогыңны Росреестрның «гавами Кадастр картасы» түләүсез сервисында да өйрәнергә мөмкин (pkk.rosreestr.ru) һәм НСПД геомәгълүмат порталында (nspd.gov.ru). участокның кадастр номерын сервисның эзләү юлына керткәннән соң, аның чикләре барлыкка киләчәк, участокта ГГС пунктының саклау зонасы контуры квадрат рәвешендә күрсәтеләчәк. Бу геодезия пункты була да инде.