«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан СВО катнашучыларының гаиләләрен азык-төлек һәм көнкүреш химиясе белән тәэмин итүне дәвам итә. Хәйрия акциясенең икенче этабы старт алды, ул республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачлый. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 303,5 тонна тәшкил итә. Акцияне гамәлгә ашыруга «Нәфис» фонды 40,4 млн сум акча җибәргән.