Татарстанда яңа төзелешләргә ихтыяҗ 44 % артты

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры китерә, агымдагы ел күрсәткечләрен анализлап. 

Татарстанда өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре буенча 6 ай эчендә барлыгы 12,7 мең фатир теркәлгән - бу узган ел күрсәткечләреннән 44% ка күбрәк, ул вакытта 8,8 мең өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе теркәлгән. Әлеге күрсәткечләрне май белән чагыштырсак, өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре саны тотрыклы булып кала бирә. Май аенда да, июньдә дә 2,8 мең тирәсе шартнамә теркәлгән.

Башка күчемсез милек объектларына килгәндә исә, 6 ай эчендә фатирларга хокук күчү саны 122,9 мең, җир кишәрлекләренә 114,7 мең, машина урыннарына 5,8 мең тәшкил итә.Шул ук вакытта ипотека буенча 22,8 мең җир кишәрлеге сатып алынган, узган ел белән чагыштырганда бу сан 19% ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International