«Тукай эзләре буенча»

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсенең «Татар мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе чакыруы буенча Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева һәм Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина составындагы делегация Уральск шәһәрендә булды.

«Тукай эзләре буенча» проекты кысаларында алар Гадулла Тукай музеенда, Кызыл мәчеттә, элек Мотыйгулла Төхфәтуллинныкы булган һәм Галия Кайбицкаяның балачагын үткәргән йортта, Кырлайдан кечкенә Габдулланы алып килгән Усмановлар йортында, булачак халык шагыйре Пушкин, Некрасов шигырьләрен беренче тапкыр укыган рус мәктәбендә булдылар.1907 елда Казанга киткәнче Габдулла Тукай яшәгән «Казан» кунакханәсендә «Шүрәле» әкиятен һәм «пар ат»шигырен язган. Мотыйгулла хәзрәт каберен һәм Габдулла Тукай һәйкәлен карадылар. Мәртәбәле кунаклар сыйфатында гадәттәгечә «Сабан туе»татар-башкорт бәйрәмендә катнаштылар. Ураллылар Тукайны изге итеп искә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International