15 нче июль көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин подрядчик Фәнис Хәйруллин, район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров белән Ш. Галиев урамындагы территорияне үстерү һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.