Татарстанда төзелешкә 280 дән артык яңа җир кишәрлеге җәлеп ителгән

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Республика территориясендә "Төзелеш өчен Җир" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр

Ведомство мәгълүматлары буенча, проект гамәлдә булган вакытта 3 мең гектарга якын җир кишәрлеге ачыкланган. Хәзерге вакытта Татарстанның "Җир банкында" шәхси торак һәм күп фатирлы йортлар төзү өчен билгеләнгән 2 496 буш җир кишәрлеге турында мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International