Тәлгать Габдрахман улы Сираҗиев 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Ул 1934 елның 13 июлендә Олы Кайбыч авылында туа. Монда унынчы сыйныфны тәмамлый. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткач, 1946 елда аны Мөрәле авылына тимерче итеп эшкә җибәрәләр. Сираҗиевлар гаиләсе шушы авылга күченә.
Алга таба Тәлгать абыйның гомер юлы Мөрәле белән бәйләнгән. 1954 елда Чабаксадагы механизаторлар әзерләү курсларына китә. Бер ел укып, 1955 елда Мөрәле МТСына эшкә кайта. Тәлгать Сираҗиев анда тракторчы, комбайнчы булып эшли. Гомер буе шушы һөнәренә тугры булып кала. Башта "Урожай", аннары "Память Ленина", соңрак кабат "Урожай" исемен алган колхозда эшәп, пенсиягә чыга. "Хезмәт Кызыл байрагы" ордены, "Социалистик ярыш җиңүчесе" һәм башка күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының атказанган механизаторы ул.
Тәлгать абый тормыш иптәше Равия апа белән биш бала тәрбияләп үстергән.
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип яши ул. Дару үләннәре җыеп, алардан төнәтмә ясый. Бүген дә өздереп гармунда уйный. Озын гомерле булуының хикмәтен тәмәке тартмаудан күрә.
Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Фәния Петухова килде. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин да иң изге теләкләрен җиткерде.