14 нче июль көнне балалар өчен мөселман Сабантуе узды.
Чара Коръән сүрәсен укудан башланды. Бәйрәм дәвамында мәйдан да Аллаһы Тәгаләне данлаучы заманча башкаручыларның җырлары яңгырады.
Мәчетләрдә 260 лап бала дини белем алган. Алар белән бергә остазлары, мәчетләрнең имамнары да килгән иде. Барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
Уеннар башланганчы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте, Саранскидан килгән Әюп Сабитов аһәңле итеп Коръән сүрәсе укыды.
- Җәйге укуларны алып бару өчен, әлеге мәдрәсәдән дүрт шәкерт кайтты. Берьюлы икешәр, өчешәр мәхәлләдә белем бирделәр, аларга бик зур рәхмәт, Аллаһ Тәгалә хезмәтләрен кабул итсен! — диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.
Кечкенә кунаклар һәм аларның әти-әниләре өчен оештыручылар мавыктыргыч программа әзерләгән иде.
️Ярышлар: йөгерү (кызлар һәм малайлар өчен), чүлмәк вату, аркан тарту.
Юлыбыз дөрес юнәлештә. Әби-бабаларыбыз үз теләкләре белән Ислам динен кабул итеп, аны безнең көннәргә кадәр саклап алып килгәннәр. Аллаһ Раббыбызга безгә шундый бәйрәмнәр үткәрү мөмкинлеге, дәүләт җитәкчеләренә иман байлыгы биргән өчен без һәрвакыт шөкер әйтергә тиешбез.