Районыбыз басуларында игеннәр алтынсу төскә керә башлады

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә бүген хуҗалыклардагы ашлык урып-җыю комбайннарының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Яшин рәислегендәге комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыгып, тиешле бәясен бирде.

Үзара тикшерүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарә белгечләре катнашты.

Комиссия үз эшен «Туган як -Агро» җәмгыятеннән башлады һәм «Илсөя Җәләлиева» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Подберезье» җәмгыятендә, «Август-Кайбыч» дәвам итте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев әйтүенчә, урып-җыю барышында район буенча барлыгы 56 комбайн катнашачак.

Альберт Илгизәрович, Дмитрий Александрович җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып, үз киңәшләрен бирде, эшләрендә уңышлар теләде. Иң мөһиме — урып-җыю барышында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүләрен үтенделәр.

Тулырак: https://kaibicy.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/kaibyc-kombainnarnyn-iana-urakka-azerlegen-tikserdelar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International