10 нчы июльдә "Имәнлек" паркында балалар өчен "Күңелле стартлар" күңел ачу-уен программасы узды.
Ярышлар "Сәламәт тәндә - сәламәт рух!" девизы астында узды. Программа бик бай иде. Командаларга кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәтеп тордылар һәм үз командалары өчен бик борчылдылар. Чаралар балаларны берләштерде, беркем дә битараф калмады. Ярышлар чын бәйрәмгә әверелде! Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар.