8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Сөюнең мәңгелек икәнлеген раслап яшәүче иң үрнәк гаиләләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале дә шушы бәйрәм уңаеннан тапшырыла. Безнең районда да аның белән ел саен бер гаилә бүләкләнә.
Быел медаль Кече Кайбыч авылында яшәүче Гөлгенә һәм Мәгъруф (Мингариф) Фәттаховлар гаиләсендә. 55 ел үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче пар алар. Фәттаховларга медальне һәм истәлекле бүләк белән чәчәк бәйләмен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева тапшырды. Алар мондый гаиләләрнең ил терәге булуын әйтте.