Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге кафеда тантана узды

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

8 нче июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге кафеда тантана узды. Гаилә коруларына быел 50, 55, 60 ел тулган парларны мул табыннар артында хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

Бу гаилә юбилярларыннан бик күпкә яшь булган парлар — Олы Кайбычтан Айсылу һәм Бәхтияр Нигъмәтуллиннар, Хуҗа Хәсәннән Анна һәм Петр Матвеевлар да тантананың хөрмәтле кунаклары булды. Нигъмәтуллиннар — Кайбычта танылган гаилә. Алар «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең район турында җиңү яулады һәм, шәҗәрәләрен яклап, зона этабында чыгыш ясады.

Матвеевлар да — актив гаилә. Алар «Нечкәбил» дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнашты. Балалары да үзләре кебек талантлы. Альберт Рәхмәтуллин ике гаиләгә дә истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәтен җиткерде.

Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International