8 июль — Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2008 елдан бирле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан 6 нчы июль көнне Кайбыч ягы музеенда «Август-Кайбыч», «Туган як-Агро» җәмгыятьләрендә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 15 пар гаиләне хөрмәтләнде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барсын да сәламләп гаиләләргә тынычлык, игелек, иминлек, гаилә учакларыгыз тигез һәм якты ут белән озак еллар янып торсын дигән теләктә калды.