2024 ел башыннан Татарстан Республикасында яшәүче 9 278 кеше пенсия тупланмалары алган. 9 229 татарстанлы бер мәртәбә түләү алды, тагын 49 кеше айлык пенсия акчасын ала.
Пенсия тупланмалары акчалары исәбеннән түләүләрне билгеләү хокукы 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга яисә вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү хокукына ия гражданнарга бирелә.