Кайбыч районы башлыгы: "Евгений Маденовның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак»

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

1 июльдә Кече Мәми авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташыбыз Евгений Маденовны җирләделәр.
Герой белән саубуллашырга туганнары һәм якыннары, дуслары, авыл халкы килде. Кайбыч район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хаялиев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров һәлак булган кешенең туганнарына һәм якыннарына тирән кайгы уртаклаштылар. Тантанада Евгений Александровичның әнисе Зоя Николаевна катнашты.
Евгений маденов 1989 елда Новосибирск шәһәрендә туган. Хезмәтенә кадәр Зеленодольскида Серго исемендәге заводта эшли. 2024 елның апрелендә контракт буенча махсус операциягә китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International