Кайбычта яшьләр көне үтте

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

28 нче июнь көнне Олы Кайбыч авылының "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча төзекләндерелгән "Имәнлек" паркында яшьләр көне узды. 
Анда яшьләр генә түгел, олылар һәм балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барысын да сәламләп, яшьләрне бәйрәм белән котлады. Кайбычнын төрле оешмаларында эшләүче яшьләр арасындагы эстафета ярышлары аеруча күңелле узды. «Алдынгылар» командасы ун кыздан һәм «Яшь гвардия» ун егеттән торды. Уеннар үзешчәннәр башкаруындагы җырлар белән дәвам итте. Танылган артист Ринат Рәхмәтуллинның чыгышы да ямь өстенә ямь булды. Бәйрәмне якташыбыз, Кече Кайбыч авылында туып, хәзер Казанда яшәүче Наил Галиев күңелле итеп алып барды. Эстафета уеннарында катнашкан яшьләрнең барысы да район башлыгы кулыннан бүләк алды. Бәйрәм махсус кунак, татар эстрадасының талантлы яшь артисты Илшат Сафин концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International