Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен онлайн рәвештә 142 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры агымдагы елның 5 ае йомгаклары буенча китерә һәм документларны электрон рәвештә кабул иткәндә теркәлү вакыты нибары 1-2 көн тәшкил итүенә игътибар итә.

Шулай ук ведомствода хокукларны электрон теркәү өчен көчәйтелгән квалификацияле электрон имза – УКЭП кирәклеген искәрттеләр. Документларны электрон формада Росреестрның рәсми сайты аша (rosreestr.gov.ru)  дәүләт яки муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша яки кредит оешмаларының электрон платформалары аша тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International