11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

28 нче июнь көнне район мәдәният йортында 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар катнашты.
           Котлау сүзләре белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары һәм олы тормышка аяк басулары белән котлады, аларның югары уку йортларына уңышлы урнашуларын һәм яраткан мәктәпләрен, укытучыларын онытмауларын теләде. Бу чарада Альберт Илгизәр улы район башлыгы буларак кына түгел, ә ата-ана буларак та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International