Ак халатлы һөнәр ияләрен тәбрикләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде.
- "Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез — медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олугъ хөрмәткә ия. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Исән-сау булыйк!" -диде Альберт Илгизәрович.