Түбән Кама шәһәрендә төрки телле халыкларның «АЛТЫН МИРАС — ТҮБӘН КАМА»II Халыкара фестиваль-конкурсы

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

13-15 июньдә Түбән Кама шәһәрендә төрки телле халыкларның «АЛТЫН МИРАС — ТҮБӘН КАМА»II Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Конкурста Татарстан Республикасы һәм Коми, Мурманск, Киров һәм Ырымбур өлкәләреннән үзешчәннәр катнашты.
Кайбыч районын конкурста "Кайбыч кызлары" Татар хореография төркеме (хореографы Хаялиева Гөлнара) лаеклы тәкъдим итте. Коллектив, фольклор-этнографик һәм халык-сәхнә биюе һәм халык биюен Стилизацияләү номинацияләрендә үз яшь категориясендә конкурс лауреаты булып, 15 июньдә масштаблы Түбән Кама Сабантуе -2024 ачылышында катнашты.
 Сәламәтлек, илһам һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International