Бүген Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXVI конференциясе узды. Партиянең төбәк бүлеге эшенә йомгак ясалды, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде. Конференция эшендә партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсе секретаре, Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч үзәк район хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район Советында депутатлар фракциясе җитәкчесе Рәмис Хаялиев, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина катнашты.