Статистика буенча, Россиядә көн саен юл-транспорт һәлакәтендә 40 кеше һәлак була, тагын 500 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Шуңа бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртергә телибез. Бу аның барлык катнашучыларына да кагыла: шоферларга, җәяүлеләргә һәм пассажирларга.