Корбан ашы

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

22 нче июнь көнне Олы Урсак авылы мәчетендә Рәфыйк Зарипов истәлегенә корбан ашы үтте.
Мәҗлескә ир-атлар да, хатын-кызлар да җыелды. Аларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да килгән иде. Рәфыйк аганы якты хатирәләр белән искә алдылар. Авылның хәзерге имамы Илфар Сафиуллин аны догадан калдырмауларын әйтте. Ул дини гыйлем алу, телебезне саклап калу
һәм аны балаларыбызга өйрәтү буенча вәгазь дә сөйләде.14:20

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International