21 июньдә "Хәтер шәме" патриотик акциясе узды, ул Хәтер һәм кайгы көненең бер өлеше булды. Акция 21:00 сәгатьтә муниципалитетның район үзәгендәге Җиңү һәйкәле янында башланды.
Чара ахырында һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар, шуннан соң мәңгелек ут янына яктыртылган шәмнәр урнаштырдылар.
"Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручылар, Ватаныбызны саклаучылар, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләр, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез" - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.