Татарстанда 46 мең гектардан артык җир тикшерелде

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Шул исәптән пилотсыз очу аппаратларын кулланып Җирне дистанцион зондиру ярдәмендә

Бу һәм башка мәгълүматлар 2024 елның 5 ае йомгаклары буенча Татарстан Росреестры коллегиясенең киңәйтелгән утырышында яңгырады.

Күрсәтелгән вакыт аралыгында Татарстан Республикасы дәүләт инспекторлары тарафыннан 4,2 меңнән артык тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 4 мең хокук бозу билгесе ачыкланган. Җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр 4 меңнән артык чыгарылган.иң күп җир участоклары мәйданы буенча – 9-11 мең га - Түбән Кама, Нурлат һәм Биектау районнарында тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International