Кайбыч районы башлыгы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Медицина хезмэткэрлэре — иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Сезгә гаять җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүегезне телим.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International