11 июньдә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Кайбыч ягы музеенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
-Паспортлы булу - сезнең алда зур мөмкинлекләр ача, шул ук вакытта олы җаваплыллык та өсти. Иң мөһиме, илебезнең лаеклы шәхесләре булыгыз, яхшы укыгыз, туган төбәгебезне, кече Ватаныбызны яратыгыз.Шуңа күрә паспортыгызга тап төшермәгез, чын кеше булып яшәгез,- дип үзенең нәсыйхәтләрен әйтте Альберт Рәхмәтуллин.