Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

11 июньдә "Райхан" кафесында социаль хезмәткәрләргә, үзләре өчен катлаулы, әмма затлы һөнәр сайлаган битараф булмаган һәм ярдәмчел кешеләргә багышланган тантаналы чара узды.

Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Сезнең яхшылыкларыгыз, мәрхәмәтлекләрегез, якты йөзегез һәм тәмле телегез өчен ЗУР РӘХМӘТ. Сезгә озын гомер, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын" - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International