Кайбычта Сабантуй

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык Кайбычлыларны, кайткан кунакларны Сабантуе бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләкчәктә эшләнәсе эшләрне бәян итте һәм әлбәттә, Кайбычлыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде.🤝

-Сабантуй бәйрәме –ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәйданны гына алыйк, районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, рус, көрәшен, чуваш милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач ял итә. Әйе, хезмәт куючылар да һичшиксез хөрмәтләнергә тиеш. Районыбызда батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә алда да язсын. –диде ул. 👏

💪Кайбыч Сабан туе абсолют батыры Раиль Фасхутдинов! Котлыйбыз!🎊09:21

Красное сердце

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International