Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм — социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйбыз. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны дәүләт яклавы социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Бу олы вазифаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу — бу үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз.
Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин