Пассажирлар запас аэродромга мәҗбүри утырганда нәрсәгә хокуклы?
Мондый утырту һава шартлары начарланганда яки куркынычсызлык максатларында булырга мөмкин. Менә пассажирларның төп хокуклары.
- Самолеты башка шәһәрдә җиргә төшәргә мәҗбүр булган пассажирларны барыбер билгеләнгән урынга алып барырга тиешләр.
- Кешеләргә эчемлекләр, ә дүрт сәгатьтән соң кайнар ризык бирергә кирәк.
- Самолет төнгә яки алты сәгатьтән артык туктаганда, ташучы пассажирларны кунакханәдә яки ял бүлмәсендә урнаштырырга тиеш.