Кайбыч районы делегациясе Александр Пушкинның туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашты

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

5 нче июньдә Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Рус теле көнен һәм Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Бәйрәмдә Кайбыч районы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре делегациясе дә катнашты. Бәйрәм программасында рус мәдәнияте классиклары әсәрләре буенча иҗади чыгышлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International