4 нче июнь көнне җир куенына салынган бөртекләрнең тишелешен, үсешен карау максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарә белгечләре, “Август – Кайбыч” җәмгыяте, КФХлар җитәкчеләре, агрономнар район басуларын карап әйләнделәр.
— Хәзерге вакытта иң мөһиме, мөмкин кадәр күбрәк терлек азыгы хәзерләп калырга кирәк. «Август — Кайбыч» җәмгыяте бүген, иртәгә күпьеллыкларны беренче катка урып, сенаж салуга керешәчәк. Кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары, «Туган як — Агро» бүген, иртәгә бу эшкә керешәбез дип торалар, — диде Альберт Илгизәрович. Ул әлеге чарада катнашкан барлык җитәкчеләрне, агрономнарны район Сабан туена чакырды.