Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Ул эшмәкәрләрне сәламләү чыгышында аларга тирән рәхмәтен белдерде, алга таба да Кайбыч халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә кирәклегенә басым ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина әйтеп узганча, программага юкка гына музейлар белән танышуны кертмәгәннәр.