САК БУЛЫГЫЗ, МОШЕННИКЛАР!

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Булмаган товарлар, хезмәтләр, социаль ташламалар сату турында тәкъдимнәр

· Мошенниклар бщясе нык арттырылган товарлар, вирусны юк итүче һава чистарткычлары, фильтрлы битлекләр тәкъдим итә ала. Мондый чараларның нәтиҗәлелеге исбатланмаган.

· Коронавирустан ярдәм итүче даруларны сатып алу турында тәкъдимнәр.

· Ышанычлы җитештерүчеләрдән алдан акча түләтеп, товар тәкъдим итү. Акча алганнан соң товар китерелми.

· Күп кенә дәүләт органнары, инфекция тарала башлагач, коронавирус турында брошюралар әзерли һәм бушлай тарата башлады. Мошенниклар алар өчен акча сорый ала.

· Вируска түләүле анализ алырга килүче белгечләр турында шалтыратып хәбәр итү.

· Гамәлдә булмаган дәүләт ярдәме күрсәтү өчен шәхси мәгълүматларны сорап алу, вирустан килгән зыянны компенсацияләү һ. б.

· Мошенниклар өйдә бушлай тест яки коронавирустан вакцинация үткәрергә тәкъдим итә ала. Кагыйдә буларак, мондый визитның максаты-фатирдан кыйммәтле әйберләр урлау.

Хәрәкәтне чикләү режимын куллану

· Интернетта өйдән күпмегә ераккарак китергә яраганны тикшерә торган сервислар тәкъдим итү. Мошенниклар моның өчен банк картасы номерын сорарга мөмкиннәр.

· Интернетта ялган пропусклар сату.

· Мошенниклар сезгә штраф сугылганлыгы турында ялган СМС-хәбәрләр җибәрергә мөмкиннәр. Бу хезмәт өчен түләүне телефон номеры яисә банк картасы аша түләүне сорарга мөмкиннәр.

 

Интернеттагы хәйләләр

· Мошенниклар вируслы интернет-сайтлар булдыра, банк карталарыннан акчаларны урлау өчен зыянлы программалар эшлиләр. Бик еш кына андый сайтлар рәсми порталлар кебек күренәләр.

· Шәхси акчалар фишинг хәбәрендә күрсәтелгән сылтамаларга кергәннән соң да югалырга мөмкин. Кагыйдә буларак, хәбәрдә коронавируска каршы көрәш методлары мәгълүматлары кулланыла.

· Авыру йоктырган кеше белән элемтәдә булуны хәбәр иткән шалтыратулар булырга мөмкин. Вируска түләүле анализ бирергә чакыралар һәм белгечләрнең өйгә килүен хәбәр итәләр.

Пособия яисә бурычларны каплау турындагы сөйләшүләр

· Мошенниклар вирустан зыянны каплау буенча пособия билгеләүдә ярдәм итәбез диеп, конфиденциаль шәхси мәгълүматларны сорарга мөмкиннәр.

· Гражданнарга банкротлык процедурасын үткәрүдә түләтүне җайга салу ярдәме буенча комиссия өчен тәкъдимнәр килә ала. Алдан түләү алгач, җинаятьчеләр яшеренә.

 

Ялган хәйрия акцияләре

· Мошенниклар ялган хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар. Күчерелгән акчаларны кире кайтарып булмаячак, игътибарлы булыгыз.

Эш турында ялган тәкъдимнәр

· Читән торып эшләүгә фейк тәкъдимнәр тарату. Мондый хәбәрләр Zoom-конференциядә катнашырга чакыру кебек тә җибәрелергә мөмкин. Шул рәвешле, мошенниклар куркынычлы сылтамалар буенча күчәргә мәҗбүр итә.

· Читтән торып эшләү буенча тәкъдимнәр. Аңа керешү өчен, мошенниклар алдан методик материаллар сатып алырга кирәклеге турында белдерә.

Файдалы мәгълүмат белән шулай ук белешмәлектә коронавирус пандемиясе шартларында мошенникларга эләкмәскә һәм өлкән кулланучылар өчен «Мошенникларның корбаны булмаска " дигән белешмәлек белән танышырга мөмкин.

Бердәм консультация үзәге

Роспотребнадзор

8 800 555 49 43

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International