1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Созвездие-Йолдызлык — 2024»XXIV Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Раисының махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды.Кырык бер дәүләт стипендиясе иясе арасында фестивальнең Гран-присына лаек булган коллективлар һәм безнең «Авыл денс»халык бию коллективы бар. Тантанада коллектив җитәкчесе — Рамилә Аблязова, хореографы — Алгиз Фәйзуллин катнашты. Сезне дәүләт стипендиясен лаеклы алуыгыз белән котлыйбыз .