Татарстанда бу елда да мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны җиһазлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Районның өч мәктәбендә дәүләт ярдәме белән азык-төлек блоклары ремонтлана. Алар — Олы Подберезье, Чүти, Ульянково мәктәпләре ашханәләре.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген «Заман» төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, ГИСУдан куратор Радик Галәветдинов һәм башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Юлия Журавлева белән бергә әлеге мәктәпләрдә булды.