өрле уеннар, җыр-биюләр, бүләкләүләр белән бергә үрелеп барган бәйрәм быел да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ул РФ Президенты игълан иткән Гаилә елы уңаеннан «Гаилә өчен зур яллар» проекты кысаларында үтте.
Яшь дусларын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул балаларга бәхет-шатлыклар, җәйге каникулларының күңелле узуын теләде, бердәм дәүләт имтиханнарының да уңышлы узачагына ышанычын белдерде.