Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына кулланучы тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен аңлату өчен мөрәҗәгать итте. Ул кибеттән урындык сатып алган, ләкин зурлыгы белән бераз ялгышкан. Сатучы, кибеттә башка зурлыктагы җиһазлар тәкъдим ителсә дә, алмашудан баш тарта. Сатучы бу баш тартуны тиешле сыйфатлы җиһазлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел дип аңлата. Ир-ат җавап бирүдә шикләнә һәм территориаль орган белгечләренә сорау белән мөрәҗәгать итә.