Бүген Кайбыч муниципаль районында тәрбия өлкәсе белгечләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2024 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе - балалар һәм яшьләр ялын оештыру мәсьәләсе каралды. Мәгариф оешмалары белгечләренә лагерьлар ачуга әзерлек этабында да, алар эшләгән вакытка да җентекле күрсәтмәләр бирелде. Быел районның гомуми белем бирү оешмаларында көндезге җәйге мәктәп яны лагерьлары традицион рәвештә 1 июньнән башлап, 21 көн дәвамында 460 баланы колачлап эшләячәк: 360 бала- мәктәп яны, 100 укучы хезмәт һәм ял лагерьларында мәшгуль булачак. Киңәшмә барышында хокук саклау органнары һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләрен җәлеп итеп, мәктәп яны лагерьларының барлык персоналы белән куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләре, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмәләр һәм инструктажлар үткәрү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда күнекмә эвакуацияләре кирәклегенә игътибар юнәлтелде.