Бүген район ЗАГСында туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде.
Россиядә игълан ителгән Гаилә, Кайбычта башланып киткән Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елында үткән бу тантананың төп сәбәпчеләре — Владимир, Виктория, Нурлан һәм Милана. Бу дүрт бәләкәч тәүге документлы булды.
Әти-әниләр тантаналы шартларда актлар язуына кул куйганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды.
Гаиләгездәге шатлыклы вакыйга — сабыегыз туу белән чын күңелдән тәбрик итәм,— диде Альберт Илгизәрович. — Районыбызда туган һәр сабый — безнең өчен зур куаныч. Балаларыгызның киләчәге бәхетле булсын!