Олы Кайбыч мәдәният йорты янында иртәдән үк җанлылык сизелә иде. Бирегә төрле чорда чик буенда хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Алар чик сакчылары гаскәрләре флаглары белән бизәлгән җиңел автомобильләрдә Җиңү паркына юл тотты.
Митингта катнашучы чик сакчыларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Аның котлауларына Рәшит Гыйльфанов, Илһам Хөснетдинов, Марс Нигъмәтҗанов, Кайбыч районы буенча «Чик чакчылары берлеге» төбәк җәмәгать оешмасы рәисе, эчке эшләр подполковнигы Фәнис Хәялиев та кушылды. Аннан соң, яу кырында ятып калган чик сакчыларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.