Олы Кайбычта яшәүче Сания Җиһаншинага 90 яшь тулды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Сөйкемлелеге, шат күңелле булуы белән үзенә тартып торучы әбине гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова килде.

Ул аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән җылы теләкләрен җиткерде, бүләген тапшырды. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов та котлауларга кушылды. Балалары, кияү-килен, оныклары җыелды.

Сугыш чоры, аннан соңгы елларның авырлыкларын күп күрсә дә, үзен иң бәхетле кеше итеп хис итә Сания апа. Бер эштән дә куркып тормый ул: унҗиде яшендә Горький шәһәренә китеп, вербовщик та, туган авылында хат ташучы да, фермада сарыклар караучы да була. Колхозда төрле эштә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Вәкил абый белән 62 ел гомер итеп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Һәркемгә үрнәк, барысы да сокланырлык гомер юлы узган бу пар авылдашлары арасында ихтирам казанган. Балалары да тәртипле, тәрбияле аларның. Сания апаны олуг юбилее белән котлаучы иң кадерле кешеләре арасында Вәкил абый гына юк. Аның бакыйлыкка күчүенә бер елдан артык вакыт үтеп киткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International