26 майда Лаеш районының Никольское авылында «Каравон»рус фольклоры бәйрәме узды. Бәйрәмдә ел саен Россиянең төрле төбәкләрендә халык-сәнгать кәсебе осталары, халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр катнаша. Быел Лаеш Каравонының сәхнә мәйданчыкларында чыгыш ясау өчен 170тән артык иҗат коллективы килде. Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәмдә районыбызның халык фольклор коллективлары катнашты: Ульянково авылыннан "Рябинушка" һәм Олы Подберезье авылыннан "Березка".