25 нче май көнне Кайбычлылар Чувашия Республикасы Комсомол районының Урмай авылында Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп кайтты. Яхшы күрше – ярты бәхет, диләр. Кайбычлылар да күршеләрдән уңды. Халкыбыз элек-электән чиктәш Комсомол һәм башка районнар белән гомер-гомергә аралашып, дус-тату яши. Әлеге дуслык торган саен ныгый, аралар тагын да якыная. Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, безнең район Урмайда узучы Сабантуйда дүртенче елын катнашты. Быел да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар, “Авыл денс” балалар халык бию коллективы, тренерлар барды. Милли бәйрәмгә урмайлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда, район үзәге Комсомолда яшәүчеләр дә җыелды. Альберт Рәхмәтуллин, аларның барысын да кайнар сәламләп, гомер-гомергә аралашып, дус-тату яшәвебезгә басым ясады. Чувашиядә яшәүче милләттәшләребезне Кайбычта узачак милли бәйрәмгә чакырды. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын ирештерде.