24 нче майда Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш укучыларын котларга Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хәмидуллин, педагогик хезмәт ветераннары, әти-әниләре, дуслары, туганнары килде. Сәламләү сүзе белән Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, район башлыгы буларак кына түгел, әти буларак та катнашты. Аның кызы Зилә быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Ул балаларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән чын күңелдән котлады, уңышлар, иминлек, иң кыю түбәләрне яулауларын теләде.