«Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге» ТРБ җитәкчесе Надежда Ермолаева һәм Кайбыч районы Иҗтимагый советы җитәкчесе Артур Акрымов «Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары Сабантуе»эшлекле сессиясендә катнаштылар. Надежда Ермолаева гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәгенең үсеш стратегиясе презентациясен тәкъдим итте. Чара «Лебяжье»урман паркында узды. ТР Социаль юнәлешле НКО остазлык мәктәбенең пилот проекты кысаларында йомгаклау сессиясе — НКО Сабантуе узды.