Шифаханәгә ял итәргә Вологда өлкәсе халкы килә. Алар барысы да МХО зонасында һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һәм ветераннарының гаилә әгъзалары. Юлламаларны сатып алуда ярдәм Эчке эшләр бүлеге ветераннарының Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Вологда төбәк бүлеге үтенече буенча күрсәтелә.
Ял вакытында гаиләләр өчен Татарстанның истәлекле урыннарына бару буенча мәдәни программа да каралган.
Исегезгә төшерәбез, «Нәфис» хәйрия фонды РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән 2023 елның көзендә оештырылды. Ул Фонд советын җитәкли, аңа шулай ук Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Попечительләр советы составында - «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин. «Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә, аның вәкилләре белән электрон почта аша элемтәгә кереп, катнашырга мөмкин: bfnefis@yandex.ru.